Большесардекская сельская библиотека - филиал № 9

"Геройлар даны мәңгелек!" "Вечная слава героям!"

Ватан геройлары көне уңаеннан IV а cыйныфы укучылары белән (түгәрәк җитәкчесе Сәфәргалиева Г.В.) "Геройлар даны мәңгелек!" дигән Хәтер сәгате үткәрелде. Укучылар белән полк улы, авылыбызның горурлыгы, легендар шәхес Социалистик Хезмәт Герое Камил Фаяз улы Шакировның кыюлыгы, хезмәт сөючәнлеге, туган авылыбызны яратуы турында сөйләштек. Укучылар Батырларны искә алып шигырьләр башкардылар һәм авылыбыз герое белән горурлану хисләре кичерүләрен әйттеләр.

В связи с Днем Героев Отечества с учащимися IV а класса (руководитель кружка Сафаргалеева Г. В.)провели Урок памяти "Вечная слава героям!".