“СПИД – гасыр бәласе”
1 декабрь – Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне уңаеннан китап укучы балалар белән “СПИД – гасыр бәласе” дип аталган профилактик әңгәмә үткәрелде. Укучыларга СПИД сүзенең мәгънәсе, сәламәтлекне саклауда профилактиканың бик мөһим булуы, сәламәт яшәү өчен тәртипле тормыш рәвеше алып бару зарурлыгы, көндәлек режимны үтәү, спорт белән шөгыльләнү, зарарлы гадәтләр колы булмауның кеше тормышында бик әһәмиятле факторлар булуы турында аңлатылды. Профилактик әңгәмә барышында китап укучы балалар сәламәтлекнең зур бәхет һәм хәзинә булуын бик яхшы аңлауларын һәм үзләренең сәламәтлекләрен саклау һәм арттыру өчен тырышачакларын әйттеләр.
1 декабря - Всемирный день борьбы со СПИДом. Этой дате была посвящена профилактическая беседа “СПИД – трагедия века!” Дети узнали о том, как появилась болезнь ВИЧ, как передается и что нужно делать, чтобы не заразиться ВИЧ. Они пришли к выводу, что здоровье - самое важное в жизни, с самого детства нужно знать его компоненты и вырабатывать ответственное отношение к нему, ведь в современном мире болеть невыгодно и очень дорого, быть здоровым наоборот - здорово и модно.