Большесардекская сельская библиотека - филиал № 9

"Үсеп җиткәч - бала китә икән..."

Әниләр көненә багышланган бәйрәм кичәсендә җыр-бию, нәфис сүз, тальян моңнары яңгырады. Концерт номерлары белән беррәттән электрон презентация дә күрсәтелде.Яңа гына армия сафларыннан кайткан егетләр дә сәхнәгә күтәрелде. Кичә ахырында "Бер кыз бала җыр чыгарган..." дигән җырны тамашачылар, катнашучылар һәм солдат егетләр белән бергә башкарып әниләргә тагын бер кат рәхмәт җиткердек.