Большесардекская сельская библиотека - филиал № 9

Янәшәдә ветеран яши!

6 сыйныф укучылары белән хөрмәтле авылдашыбыз, Бөек Ватан сугышы ветераны Әхәт абый Вәлиев янында очрашуда булдык. Әхәт абый балаларга үзенең балачагы, Бөек Ватан сугышында кайларда фашистка каршы көрәшүе, сугыштан соңгы авыр елларның истәлекләрен сөйләде. Балалар ветеранга үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. Әхәт абый һәрвакыт шат күңелле, оптимист рухлы булуы белән барчабызны сокландырып яши. 

С учащимися 6 класса побывали на встрече у уважаемого односельчанина, ветерана Великой Отечественной войны Ахата Валиева. Ахат абый рассказал ребятам о своем детстве, о том, как он боролся с фашизмом в Великой Отечественной войне, о трудных послевоенных годах.