Большесардекская сельская библиотека - филиал № 9

Ял итәбез бергәләп

Көзге каникул көннәрендә китап укучы балалар өчен китапханәдә ял сәгатьләре оештырыла. Балалар белән интерактив презентацияләр карау, виртуаль китап күргәзмәләренә күзәтүләр ясау, газета-журналлардагы башваткычларны чишү, өстәл уеннары уйнау, күмәк рәсемнәр ясау кебек мавыктыргыч чаралар оештырыла. Балалар китапханәдә буш вакытларын файдалы да, күңелле дә итеп уздырырга бик яраталар. Бу чаралар балалар арасындагы дуслыкны, бердәмлекне ныгыта, бер-береңә ярдәмләшү, теләктәш булу кебек күркәм сыйфатлар тәрбияли, балаларның аң-белем дәрәҗәләрен үстерә.