"Тапкырга - табышмак"
Г.Корбанованың "Аю булу кыенмы" китабы буенча шигъри табышмаклар бәйгесе үткәрелде. Балаларның логик фикерләвен үстерү, тапкырлыкны арттыру, сөйләм телләрен баету максатыннан оештырылган әлеге чарада 3-5 сыйныф укучылары катнашты. Электрон презентация ярдәмендә китап буенча эшләнгән табышмакларга җаваплар табу балаларга бик ошады. Табышмакларның җаваплары анимацион рәсемнәр аша слайдларда чыгып барды.