Большесардекская сельская библиотека - филиал № 9

"Үткәннәрне онытма син, Хәтерләүдән курыкма син!"

15 октябрь Хәтер көне – Казанны яклап шәһит киткән бабаларыбызны, аларның горур көрәшен, батырлыкларын искә алу көне. Шул уңайдан, 15 октябрь көнне  "Үткәннәрне онытма син,  Хәтерләүдән курыкма син!" дип исемләнгән күргәзмә эшләнде.   Күргәзмәдә шул еллар кайтавазын чагылдырган рәсемнәрне, Казан тарихын яктырткан төрле риваятьләрне, республикабызның тарихи hәйкәлләре, истәлекле урыннары турында мәгълуматларны эченә алган китаплар урын алды.