“Безнең чыганаклар. Фольклор укыйбыз”
21 февраль – Халыкара туган тел көне. Шушы матур дата уңаеннан гимназиянең 6 сыйныф укучылары белән “Безнең чыганаклар. Фольклор укыйбыз” дип аталган сыйныф сәгате үткәрелде. Укучылар электрон презентация ярдәмендә әлеге бәйрәмнең тарихы белән таныштылар, татар теленең дөнья телләре арасында тоткан дәрәҗәле урыны турында блделәр. Балаларга фольклор турында сөйләгәннән соң, татар халык авыз иҗаты һәм милли гореф-гадәтләребез турында әңгәмә оештырылды. Укучылар табышмак, әкият, мәкаль, санамыш, тизәйткеч, үртәвеч, юаткычларның татар халык авыз иҗаты жанрлары булуы турында сөйләделәр. Табышмакларга җаваплар таптылар, мәкальләрне дәвам итеп бетерделәр, әкиятләрнең кеше тормышында тәрбияви роль уйнавы турында аңлаттылар. “Татар халык иҗаты” сериясе китапларыннан фольклор әсәрләрен кычкырып укыдылар. Балалар белән татар халык җыры “Кәрия-Зәкәрия”не шалтыравыклар белән җырлау оештырылды. Фольклор әсәрләрдә халыкның көнкүреше, йолалары, хезмәт бәйрәмнәре, гореф-гадәтләре, күңел ачу һәм башка традицияләре чагылуы турында нәтиҗә ясалды.
21 февраля - Международный день родного языка. В честь этой знаменательной даты с учащимися 6 класса гимназии урок внеклассного чтения “Наши истоки. Читаем фольклор". С помощью электронной презентации учащиеся познакомились с историей этого праздника, узнали о престижности татарского языка среди мировых языков. Рассказав детям о фольклоре, была организована беседа о татарском народном устном творчестве и национальных традициях. Дети хорошо понимают, что в фольклорных произведениях отражены быт, обычаи, праздники, традиции, развлечения и обряды народа. Учащиеся рассказали о том, что загадки, сказки, пословицы, считалки, заклички, скороговорки - это жанры народного устного творчества, т.е. фольклора. Отгадывали загадки, рассказывали о воспитательной роли сказок в жизни человека. Прочитали фольклорные произведения из серии «Татарское народное творчество». С детьми было организовано пение татарской народной песни “Кария-Закария” с погремушками. В конце урока, пришли к выводу, что устное народное творчество — это источник вековой мудрости.