Большесардекская сельская библиотека - филиал № 9

Саумы, әфганчы авылдаш!

15 февраль – Әфганчылар көне уңаеннан авылыбызның әфган сугышында катнашкан егетләрен хөрмәтләдек. Хәлил Хөсәенов, Раиф Хәсәнов, Рафил Вәлиев, Валерий Вәлиев, Фәрит Гафиятуллин, Ренат Камалов – авылыбызның хөрмәтле кешеләре, әфганчы-сугышчылар. Алар хөрмәтенә “Без тарихта эзлебез...” дип аталган кичәдә матур шигырьләр, патриотик җырлар яңгырады. Әфганчы егетләребезгә истәлек бүләкләре – әфганчы панамкалары һәм солдат паегы тутырылган пакетлар бирелде. Барлык әфганчылар исеменнән Вәлиев Рафил авылдашларына тыныч, матур тормыш теләп үзенең рәхмәтен җиткерде.

15 февраля – в День афганцев чествовали воинов-афганцев. Халил Хусаинов, Раиф Хасанов, Рафиль Валеев, Валерий Валиев, Фарит Гафиятуллин, Ренат Камалов – уважаемые жители нашего села, афганцы-воины. В их честь на вечере звучали красивые стихи, патриотические песни. Афганцам были вручены памятные подарки – афганские панамки и пакеты с солдатским пайком. От имени всех афганцев Валиев Рафиль выразил свою благодарность односельчанам и пожелал всем мира и добра.