Большесардекская сельская библиотека - филиал № 9

“Онытырга хакыбыз юк!”

“Ватан геройлары көне” уңаеннан 1 сыйныф укучылары белән “Онытырга хакыбыз юк!” дип аталган батырлык сәгате үткәрелде. Әлеге чара мәдәният йорты музеенда оештырылды. Укучылар авылыбызның легендар шәхесе Социалистик Хезмәт Герое Камил Фаяз улы Шакиров турында, аның  12 яшьтән сугышка китеп полк улы булуы турында  бик кызыксынып тыңладылар. Музей экспонатлары белән таныштылар. Чара барышында балаларга Геройлар хөрмәтенә әзерләп алып килгән шигырьләрне сәнгатьле сөйләгән өчен Мактау кәгазьләре тапшырылды. (15 укучы һәм бер укытучы)