“Коррупциягә каршы бергәләп көрәшик!” - әңгәмә
9 декабрь - коррупциягә каршы көрәш көне уңаеннан, китапханәдә 5-8 сыйныф укучылары өчен “Коррупциягә каршы бергәләп көрәшик!” темасына әңгәмә үткәрелде. Укучылар белән намусны яшьтән үк сакларга, гаделсезлек һәм ришвәтчелеккә каршы битараф булмаска, һәркемнең гаделлек сагында уяу торырга тиешлеге турында сөйләштек. Чарада катнашучылар әдәпсезлек, әрсезлек, ришвәтчелек кебек тискәре күренешләргә бергәләп каршы торырга кирәклеген бик яхшы аңлыйлар. Киләчәгебез ышанычлы, өметле булсын өчен элеге явызлыкның тамырын уртак тырышлык белән корытырга тиешбез.
В честь Международного дня борьбы с коррупцией в библиотеке с учащимися 5-8 классов провели беседу “Вместе против коррупции”. Учащиеся в ходе мероприятия пришли к выводу о необходимости формирования антикоррупционного мировоззрения и правосознания. В завершении мероприятия ребята пришли к выводу, от каждого из нас зависит, чего будет в нашем мире больше – добра или зла.