"Игътибар - балалар!"
"Юлда йөрсәң бул өлгер – юл кагыйдәләрен бел!" дип аталган китап кургәзмәсе төзелде. Максат – китап укучы балаларның юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрен арттыру, игътибарлылык тәрбияләү, тематик китапларны пропагандалау. Китап укучылар белән әлеге кургәзмәгә кузәту ясалды. Светофордан һәм юл билгеләреннән дөрес итеп файдалана белүнең әһәмияте турында аңлатылды. Соңыннан "Юл кагыйдәләрен беләсеңме?" дип аталган уен оештырылды.