Большесардекская сельская библиотека - филиал № 9

Газинур Моратка - 60 яшь

Авылдашыбыз - татар шагыйре, журналист һәм публицист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе, Муса Җәлил премиясе, Татарстан Язучылар берлегенең Гаяз Исхакый исемендәге әдәби бүләге иясе Газинур Моратның 60 яшьлек юбилее уңаеннан мәдәният йортында "Шигырь язу шөгыльдер ул. Шагыйрь булу кыен..." дип исемләнгән шигырь бәйрәме булып узды. Газинур Морат үзенең шәкертләре шагыйрьләр Рүзәл Мөхәммәтшин һәи Рифат Сәләх белән китапханәдә булдылар. Китап укучылар белән очрашып үзләренең фикерләре, алдагы планнары белән белән уртаклаштылар.