За проект "Яшь эколог"
25 сентябрь көнне Азнакай шәһәрендә балалар клуб берләшмәләренең "Җир сулышы" исемле VI Республика конкурсы финал этабында катнашып Мәдәният министрлыгы дипомына һәм Экология министрлыгының грамотасына, истәлекле бүләкләргә лаек булдык. Клуб берләшмәсенә йөрүче китап укучы балалар белән экологик юнәлештә эшләгән эшләребезне югары бәяләгәнгә шатланып, алга зур планнар корып кайттык. Азнакайлыларга безне бик яхшы итеп кунак иткәннәренә, зурлаганнарына, хөрмәтләгәннәренә тагын бер кат рәхмәт!!!