Большесардекская сельская библиотека - филиал № 9

"Киләчәк үз кулыңда! Кил һәм тавыш бир!"

Китапханәнең ял бүлмәсендә "Киләчәк үз кулыңда! Кил һәм тавыш бир!" дип аталган сайлаучы почмагы эшләнде. Әлеге күргәзмәлелеккә "Яшь сайлаучыга" дигән буклет, сайлаучының хокуклары һәм бурычлары турындагы мәгълуматлар язылган газета-журнал материаллары, булачак сайлаучылар өчен "Я- гражданин России" китабы, алдагы чакырылыш депутатларының эшчәнлеге турында "На службе народу", "Халыкка хезмәт итеп" дигән китаплар куелды. Китап укучылар "Сайлаучы почмагына" куелган материаллар белән теләп таныштылар, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар таптылар.