Дуслык белән көчле без!
Бүген Зур Сәрдек гимназиясенең 1 сыйныф укучылары белән “Дуслык белән көчле без!” дип аталган толерантлык дәресе үткәрелде. Әлеге чараны үткәрүнең максаты - яшь буында әйләнә-тирә дөньяга толерант мөнәсәбәт тәрбияләү иде. Дәрес барышында балалар белән бер-береңне хөрмәт итәргә, дустыңны ничек бар шулай кабул итәргә, позитив һәм сабыр, бер-береңә игътибарлы булырга, дуслыкны сакларга һәм чын дус була белергә кирәклеге турында фикер алыштык. Дуслыкның кеше тормышында иң мөһим сыйфатларның берсе булуы турында аңлаштык. Балаларга әйләнә-тирәдәгеләрне хөрмәт итәргә һәм алар белән теләктәш булып яшәргә кирәклеге турында сөйләдек. Электрон презентация ярдәмендә тематик викторина сорауларына җаваплар таптык, флеш-моб оештырдык, “Тылсымлы сүзләр” дигән уен уйнадык. Дәрес ахырында күмәкләшеп “Без – дуслар!” дигән китапчык ясадык. (16 укучы катнашты)
Сегодня в библиотеке гимназии с первоклассниками провели урок толерантности “Дуслык белән көчле без!”. В занимательной и игровой форме с детьми обсуждались следущие вопросы: уважение друг к другу, милосердие, доброта, дружба и т.д. Ребята пришли к выводу, что дружба это - умение общаться между собой, видеть хорошее в окружающих, готовы прийти на помощь в любой сложной ситуации. С помощью электронной презентации дети отвечали на тематические вопросы, играли в “Волшебные слова”, старались подобрать добрые слова для своих сверстников и т.д. Итогом мероприятия стало оформление книги «Без – дуслар!», на котором все участники оставили свои автографы в виде улыбок и пожеланий.