“Экстремизмга – Юк!”
Милләтара һәм конфессияара татулыкны ныгыту, терроризмны һәм экстремизмны профилактикалау, социаль, этник һәм конфессиаль нигездә килеп чыга торган низагларга чик кую, шулай ук террорчылык һәм экстремизм идеологиясенә каршы җәмәгатьчелек фикерен формалаштыру максатында сентябрь аеннан республикада “Экстремизмга – Юк!” айлыгы игълан ителде. Шул уңайдан китапханәдә «Экстремизмга - юк!» дип аталган белешмәләр өстәле эшләнде. Белешмәләр өстәлендәге материаллар белән китап укучыларга танышырга тәкдим ителде.