Росссия Федерациясенең Дәүләт флагы көне
22 август көнне китапханәдә Росссия Федерациясенең Дәүләт флагы көне уңаеннан информацион бит чыгарылды. Китап укучыларга әлеге уңайдан түбәндәге мәгълүматлар бирелде.
Флагка булган хөрмәт – үз тарихыңа, мәдәнияткә һәм традицияләргә хөрмәт, халыклар тынычлыгын һәм милләтара татулыкны саклап калу дәлиле ул. РПоссия флагын Җир шарының бөтен почмакларындада беләләр. Ак төс – намуслылык, зәңгәр төс – тугрылык һәм гаделлек, кызыл төс – батырлык, кыюлык һәм киң күңеллелек.
Дәүләт символлары белән горурланып, без РФ халыкларына хас булган мораль һәм рухи кыйммәтләргә ия булырга һәм бабаларыбызның батырлыгы данына лаеклы булып калырга тиешбез. Яяраткан илебезнең куәтен арттыруга үзебездән лаеклы өлеш кертербез.