Большесардекская сельская библиотека - филиал № 9

Язучылар - бездә кунакта

Зур Сәрдек мәдәният йортында  бер төркем әдәбият әһелләре белән очрашу кичәсе үтте. Болар -  татар драматургы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Саҗидә Сөләйманова премиясе лауреаты. Татарстан язучылар берлеге идарәсе рәисе Данил Салихов, татар язучысы, шагыйрь, журналист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Язучылар берлегенең Шәйхи Маннур исемендәге һәм Абдулла Алиш исемендәге премияләре, Муса Җәлил премиясе лауреаты, «Безнең мирас» журналының баш мөхәррире Ләбиб Лерон, галимә, шагыйрә, журналист якташыбыз Рифә Рахман, татар шагыйре, журналист һәм публицист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе, Муса Җәлил премиясе, Татарстан Язучылар берлегенең Гаяз Исхакый исемендәге әдәби бүләге  лауреаты, авылдашыбыз Газинур Морат.  Кунаклар көндез музейда һәм китапханәдә булдылар,  кичен тамаша залында авыл халкы белән очраштылар. Кичәне атказанган мәдәният хезмәткәре Хөсәенова Рәмзия Сабирҗан кызы алып барды. Шулай ук әлеге кичәдә район башлыгы урынбасары Каримуллина Р.А., район мәдәният бүлеге җитәкчесе Нуриев Р.Б., “Салават күпере” берләшмәсеннән Мостафина С., “Сердәш” фольклор ансамбле, “Чәчкә” халык бию ансамбле чыгыш ясадылар. Җылы, җанлы,рәхәт очрашу булып әлеге кичә тамашачы күңелендә озак сакланыр.