Большесардекская сельская библиотека - филиал № 9

Татарстан китап нәшрияты милләтебез һәм телебез сагында!

Китапханәдә Татарстан китап нәшриятына 100 ел тулу уңаеннан "Татарстан китап нәшрияты  милләтебез һәм телебез сагында!" дип исемләнгән китаплар күргәзмәсе төзелде. Күргәзмәгә Татарстан китап нәшрияты чыгарган һәм китапханәнең китап фондында сакланган  иң иске китаплар куелды. Үзләренә шактый гына тарих тузаны кунган, күп санлы китап укучылар кулыннан үтеп таушалган булсалар да, 1949 елда басылган Г.Тукайның "Исемдә калганнар" китабы, 1953 елгы К.Насыйриның 1 томлык "Сайланма әсәрләр"е, шул ук елгы Г.Тукайның "Сайланма әсәрләр"е күргәзмәнең йөзек кашы булып балкып тордылар. Китап укучылар күргәзмәдәге китаплар белән һәм ТКН тарихы турындагы мәгълүматлар белән кызыксынып таныштылар.