Большесардекская сельская библиотека - филиал № 9

Китаплар илендә кунакта!

Бүген "Әкият" балалар бакчасына йөрүче нәниләр китапханәдә экскурсиядә булдылар. Алар Татарстан китап нәшрияты балалар өчен чыгарган яңа китаплар белән таныштылар, татар халык әкиятләре тыңладылар, китап фондының кече яшьтәге балалар китаплары куелган бүлегендә булдылар. Балалар ял бүлмәсендә рәсемнәр ясадылар, өстәл уеннары уйнадылар, төрле хәрәкәтле уеннарда катнаштылар. Без балалар бакчасы белән әнә шулай аралашып һәм үзара хезмәттәшлектә матур итеп яшибез.