Большесардекская сельская библиотека - филиал № 9

"Күчтәнәчкә - китаплар"

Бүген "Әкият" балалар бакчасына йөрүче нәниләр янына күчмә китапханә килде. Без алып килгән матур, төсле китап-журналларны күргәч, балаларның  күзендә шатлык очкыннары кабынды. Ә сабыйларның шатлануын күру - безнең өчен зур куаныч инде ул. "Салават күпере", "Непоседа", "Тылсымлы куллар" журналларына балалар белән күзәтү ясадык - тылсымлы әкиятләрен укыдык, рәсемнәрен буядык, башваткычларын чиштек. Гомер дәвамында укылган китапларның күбесе онытылса да, кечкенә чакта укылганнарының геройлары, сурәтләре күз алдыннан китми бит ул. Китап укып үскән баланың күңеле чиста, уйлау сәләте дә югары була, диләр белгечләр.