Большесардекская сельская библиотека - филиал № 9

“Наркотиклардан сак булыйк!”

Китап укучылар белән “Наркотиклардан сак булыйк!” дип аталган тәрбия сәгате үткәрелде. Наркотикларның кеше организмына үтергеч тәэсир ясавын, наркоманның киләчәге юклыгын, наркотик тәэсирендәге кешенең теләсә нинди җинаятькә барырга сәләтле булуын китап укучылар үзләре дә бик яхшы аңлыйлар. Әлеге сөйләшүдә балаларга сәламәт яшәү рәвешен гадәт итеп алуның кирәклеген, көндәлек режимны үтәүнең әһәмиятен, физик күнегүләр белән даими шөгыльләнүнең, буш вакытны файдалы итеп үткәрә белүнең тормышта начар гадәтләрдән саклауда зур роль уйнавы турында аңлатылды. Чара барышында китап укучылар белән тематик китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды һәм презентация күрсәтелде.