Большесардекская сельская библиотека - филиал № 9

"Хәтер көне - мәңге хәтердә!"

22 июнь – Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан балалар белән “Онытырга хакыбыз юк!” дип аталган тәрбия сәгате үткәрелде. Балалар сугыш башлану тарихы, сугыш чоры балаларының батырлыгы, тылдагы авыр хезмәт турында тетрәнеп тыңладылар. “Дети войны” дип аталган фильмны караганнан соң 1 минут тынлык игълан ителде. “Сугышлар булмасын!” дигән исем астында асфальтка рәсемнәр ясау оештырылды. Теләгән балалар кәгазьгә дә рәсемнәр ясадылар. Әлеге рәсемнәрдән күргәзмә оештырылды. Чара ахырында балалар белән Хәтер шәме акциясен хуплап Билгесез солдат һәйкәле янында батырларны искә алдык.