Большесардекская сельская библиотека - филиал № 9

“Без Моратны укыйбыз”

Татар шагыйре, журналист һәм публицист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе, Муса Җәлил премиясе, Татарстан Язучылар берлегенең Гаяз Исхакый исемендәге әдәби бүләге иясе Газинур Моратның 60 яшьлек юбилеена багышланган “Без Моратны укыйбыз” әдәби марафонына кушылып якташыбызның шигырьләрен укуны оештырдык. Г.Моратның иҗатына һәм китапларына күзәтү ясадык. Әлеге чара гимназия каршында эшләп килүче ял лагеренда тәрбияләнүче балалар белән үткәрелде.