"Россия көне - безнең көн!"
Россия көне уңаеннан мәктәп яны лагеренда тәрбияләнүче балалар белән информацион сәгать үткәрелде. Балалар әлеге чарада Россия көне үткәрелүнең тарихы турында белделәр. “Я гражданин России” исемле фәнни-популяр китаптан Россия дәүләтенең символлары, Конституция, Президентыбыз турындагы белемнәрне ныгыттылар. Законнарны кемнәр уйлап таба, илебезнең бәйсезлеге, бөек Россиянең мәдәни мирасы, кеше хокуклары һәм бурычлары турындагы мәгълүматларны бик кызыксынып тыңладылар. Чара барышында “Әгәр мин Президент булсам” исемле әңгәмәдә катнашып һәркем үзенең фикерен белдерде. (31 бала)