"Бәхетле балачак!"
Халыкара балалар көне уңаеннан мәдәният йорты бакчасында "Бәхетле балачак!" дигән бәйрәм оештырылды. Балалар 2 командага бүленеп төрле спорт ярышларында, табышмаклар бәйгесендә, музыкаль биремнәр үтәү буенча көч сынаштылар. Чыгыш ясарга теләгәннәр өчен ачык сәхнә оештырылды. Балалар бәйрәмдә рәхәтләнеп уйнадылар, күңел ачтылар, ял иттеләр һәм бәйрәм ахырында самавыр чәе белән сыйландылар.