“Без булдырабыз!”
Китапханәдә китап укучы балалар белән “Без булдырабыз!” дип аталган квест-уен оештырылды. Балалар шактый кызыклы һәм мавыктыргыч биремнәрне үти-үти билгеләнгән маршрут буенча китапханәнең ял бүлмәсенә чыга белделәр. Квестның йомгаклау өлешендә оттырышсыз лотерея уеннары оештырылып һәр катнашучы бүләккә ия булды. Ә иң кыйммәте, әлеге мавыктыргыч чарадан балалар үзләре өчен бик күп яңалык һәм мәгълүмат алып таралыштылар.