Большесардекская сельская библиотека - филиал № 9

"Бөтен дөнья – театр!”

Урта яшьтәге китап укучылар белән “Бөтен дөнья – театр!” дип аталган китап күргәзмәсе янында мәдәният дәресе үткәрелде. Китап укучылар белән татар  театры тарихы буенча хронологик күзәтү ясадык  һәм театр белеменә кагылышлы яңа терминнарны өйрәндек. Балалар белән онлайн викторина сорауларына җавап табып белемнәрне ныгыттык. Театр битлеге киеп импровизация башкардык. Паузаларсыз, паразит сүзләрсез һәм эчке каршылыкны җиңеп үзара сөйләшү буенча осталык классы оештырдык. Китап укучы балаларга театр сәнгатенең халыкны әхлакый, эстетик һәм патриотик яктан тәрбияләве турында басым ясалды. (16 китап укучы)