Китапханәгә сәяхәт
10 апрель көнне “Шатлык” балалар бакчасы балалары китапханәгә кунакка килделәр. Алар китапханә тарихы, китаплар төзелеше, һәм китапханәгә ничек итеп теркәлергә кирәклеге турында белделәр. Шулай ук стеллажларга тезелгән китапларны игътибар белән карап чыктылар. Күбесе китапханәгә әти – әниләре белән килеп китап укучы буларак язылырга карар итте. Барлыгы 25 бала катнашты.
10 апреля дети детского сада "Шатлык" посетили библиотеку. Они узнали о ее истории, о структуре книг, о том, как нужно регистрироваться в библиотеке. Также внимательно посмотрели книги, выложенные на стеллажах. Многие обещали прийти в библиотеку с родителями.