Татарстан – дуслык иле, һәрбер милләт – аның гөле
ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан Зур Кукмара урта мәктәбенең 6 сыйныф укучылары белән берлектә “Татарстан – дуслык иле, һәрбер милләт – аның гөле” дигән темага китапханә дәресе үткәрелде. Укучыларда ышанычлылык, тугрылык, җаваплылык, үзара ярдәмчеллек кебек уңай сыйфатлар формалаштырылды. Укучылар арасындагы үзара мөнәсәбәтләрдә дуслыкның иң мөһим сыйфатларның берсе булуына ышаныч тәрбияләнде. Матур яшәү өчен дуслаша белү сыйфатлары булдырылды. Укучылар белән дуслык темасына багышланган әкиятләрдән өзекләр укылды, дуслыкның көчлелеген һәм ныклыгын билгеләү максатыннан уеннар уйналды һәм коллаж ясалды.