Кыш озату
15 март көнне “Шатлык” балалар бакчасында тәрбиячеләр, 3-7 яшьлек балалар, мәдәният хезмәткәрләре һәм китапханәче белән берлектә “Масленица” бәйрәме үткәрелде. Балалар белән бергәләп кызыклы уеннар уйнадык, шигырьләр сөйләдек, тәмле коймак ашап кышны озаттык.