Алиш бүләге лауреаты
Зур Кукмара авылы китапханәсендә “ Алиш бүләге лауреаты” дигән темага күргәзмә оештырылды һәм кычкырып уку үткәрде. “Иң яхшыларын укырга вакыт: А.Алиш исемендәге премия лауреатлары китапларын укыйбыз” дигән акция уңаеннан балалар белән Алиш премиясы лауреатлары белән таныштык, аларның китапларына күзәтү ясадык. Алмаз Гыймадиев “Телефонлы кәҗә”, Йолдыз “Аппак белән Шапшак”, Рафис Корбан шигырьләре, Рәшит Бәшәр “Йолдызлы тай”, Х. Халиков “Ничек тизрәк үсәсе?”, Л. Шәех “Алдамыйм”,Л. Ихсанова “Наил белән Фаил”, Шәүкәт Галиев “Шәвәли шуклыгы” дигән китапларына күзәтү ясадык. Ш. Галиев иҗаты буенча “Шәвәлидә кунакта”дигән темага Шәвәли образын искә төшердек һәм Ш. Галиевның шигырьләрен сәнгатьле итеп, кычкырып уку үткәрелде.