Большекукморская сельская библиотека - филиал № 8

Әкиятләр иленә сәяхәт

 “Бәләкәч” балалар бакчасынайөрүче балалар белән “Әкиятләр иленә сәяхәт” дигән темага татар халык әкиятләрен уку оештырдык. Әкиятләр – халык иҗатының бик борынгы төре. Балаларга иң башта әкият турында аңлатма биреп үтелде. Аннан әкият төрләре турында сөйләнде. Төрле әкиятләрдән өзекләр китерелде, балалар шул әкиятнең исемен искә төшерделәр, кыскача эчтәлеген сөйләделәр. Соңыннан балаларга “Өч кыз”, “Мәрхәмәтле песи”, Р. Батулланың “Аю баласы Әппәс”дигән әкиятләре укылды. Балаларга тырыш, тәртипле, акыллы булырга кирәклеге әйтелде. Әлеге әкиятләр аша дуслык, тыйнаклык, шәфкатьлелек сыйфатлары тәрбияләнде.