Дөньяда иң-иң матур тел- ул минем туган телем
Зур Кукмара авылы китапханәсендә 2-4 класс укучылары белән (6 укучы) Халыкара туган тел көне уңаеннан "Дөньяда иң-иң матур тел- ул минем туган телем" дигән темага әдәби кичә үтте. Укучыларга туган телебез, аның үткәне, бүгенгесе турында мәгълүмат бирелде. Туган телебез турында риваять сөйләнде, язучыларыбызның матур шигырьләре укылды һәм туган телебезгә багышлап "Кем тизрәк?", "Мин башлыйм, син дәвам ит", "Чын татар исеме", "Сүз өстә" һ.б. уеннар уйналды. Интеллектуаль уеннар, төрле кызыклы күнегүләр ярдәмендә иҗади фикерләү сәләте үстерелде. Шулай ук туган телебезгә багышланган мәкальләр искә төшерелде. Һәр халыкның туган теле – аның мәдәнияте, тарихи көзгесе. Шуңа да телебез сафлыгы, матурлыгы, аһәңлелеге өчен барыбызга да армый-талмый көрәшергә, эшләргә кирәк. Туган телне яратырга, матур итеп сөйләшергә, тәмле телле булырга кирәк.