Большекукморская сельская библиотека - филиал № 8

Исемең калды моңлы бер җыр булып, үзеңнән соң килгән буынга

11 февраль көнне “Бәләкәч” балалар бакчасы, 13 февраль көнне “Шатлык” балалар бакчасына йөрүче мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән герой шагыйрь- М. Җәлилнең туган көне уңаеннан “Исемең калды моңлы бер җыр булып, үзеңнән соң килгән буынга” дип аталган искә алу кичәсе үткәрелде. Балалар белән М. Җәлилнең тормыш юлын, иҗатын искә төшердек. Аның балаларга багышлап язылган шигырьләрен тыңладык. Шулай ук М. Җәлилнең Бөек Ватан сугышында көрәшүе, авыр вакытта да кулыннан каләмен төшермичә иҗат итүе, халыкчан иҗаты белән халкыбыз тормышында бүген дә актив булуы әйтелде. Әлеге искә алу кичәсендә балалар М. Җәлил иҗаты белән тагын да якыннар таныштылар, үзләрен кызыксындырган күп сораулар бирделәр һәм үзләрендә дә батырлык сыйфатлары булдырырга сүз бирделәр. Кичә презентация белән үрелеп барды.