Көчле рухлылар
1 февраль көнне Зур Кукмара авылы китапханәсендә "Көчле рухлылар" дигән акция үтте. Әлеге акциянең максаты: сугыш чоры балалар әдәбияты үрнәгендә кече һәм урта яшьтәге китап укучыларда патриотик хисләр тәрбияләү. 3-6 сыйныф укучылары белән "Батырларның даны мәңгелек" дигән китап күргәзмәсе белән таныштык һәм Бөек Ватан сугышының дәһшәтле мизгелләрен чагылдырган әдәби әсәрләрне укуны оештырдык. Шулай ук авылыбызның сугыш ветераннары турында мәгълүмат бирелде. Укучылар белән Ф. Кәримнең, М. Җәлилнең тормыш юлларын һәм иҗатларын искә төшердек. Каләмнәре белән дә, мылтыклары белән дә дошманга каршы сугышып һәлак булган М. Җәлил һәм Ф. Кәрим исеме мәңгелек. М. Җәлилнең "Вәхшәт", "Сандугач һәм чишмә" , Ф. Кәримнең "Партизан хатыны", "Разведчик язмалары" кебек әсәрләре белән таныштык. Аларның һәр әсәре тетрәндергеч, чөнки алар сугышта булып, үз күзләре белән булган вакыйгаларны тасвирлап иҗат иткәннәр. Китап укучылар Бөек Җиңүнең нинди көч һәм югалтулар белән яулануы, тылдагы авыр хезмәт, сугыш чоры балалары тормышы турында белделәр. Утлы еллар рухында язылган хикәяләр, поэмалар һәм шигырьләр балалар йөрәгенә үтеп керде.