Тапкырларга табышмак
28 январь көнне Зур Кукмара авылы мәдәният йортында "Тапкырларга табышмак" дип аталган табышмаклар кичәсе үтте. Иң башта укучыларга халык авыз иҗаты һәм аның бер төре- табышмаклар турында мәгълүмат бирелде. Соңыннан табигать күренешләре, ел фасыллары, үсемлекләр, куаклар, агачлар, бөҗәкләр, кошлар, җәнлекләр, йорт хайваннары, яшелчә, җиләк- җимешләргә багышланган табышмаклар әйтелде. Укучылар дөрес һәм тиз генә табышмакларның җавапларын таптылар. Соңыннан иң тапкыр, иң зирәк укучы билгеләнде.