Батыр кем ул?
9 декабрь- "Ватан Геройлары" көне уңаеннан "Ялкын" спорткомплексында "Батыр кем ул?" дигән темага тәрбия сәгате үткәрелде.Укучыларга батырлык төшенчәсе аңлатылды. "Ватан Геройлары" көне турында мәгълүмат бирелде. Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннарына ихтирам, хөрмәт тәрбияләнде. Тыныч тормышта да батырлык эшләп булуы әйтелде. Шундый кешеләрнең берсе- Ф. Яруллин батырлыгы һәм аның тормыш иптәше- Нүрсөя апа батырлыгы.Аларның батырлыклары турында фикер алышынды.