Большекукморская сельская библиотека - филиал № 8

Шәвәлидә кунакта

Татарстанның халык, балаларның яраткан шагыйре Ш. Галиевның тууына 90 ел тулу уңаеннан "Шатлык" балалар бакчасында "Шәвәлидә кунакта" дип исемләнгән шигырь бәйрәме үткәрелде. Бәйрәмдә балаларны Ш. Галиевның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырдык. Ш. Галиевның комик герое- Шәвәли турында сөйләштек. Бәйрәмгә шулай ук Шәвәли үзе дә килде. Балалар белән уйнап, шаярып йөрде, үзенең татар баласы булуыбелән горурланды. Балалар үзләренең матур шигырьләрен сөйләделәр, җырларын җырлап күрсәттеләр. Ш. Галиевның табышмакларына бик тиз һәм төгәл итеп җавап бирделәр.Ш. Галиевның шигырьләре аша күп нәрсәне танып- белергә, тормышта кулланырга, хезмәт сөяргә, хәтта шаярып та алырга мөмкин икәнлегенә инандылар.