"Дәү әнием- алтыным, минем иң якыным"
5 ноябрҗ көнне "Дәү әнием- алтыным, минем иң якыным" дип исемләнгән бәйге- тамаша үтте. Дәү әниләребез үзләре, гаиләләре белән таныштырдылар. Аш- суга осталыкларын күрсәттеләр. "Иң матуры" дигән бәйгедә үз оныкларын күз бәйләп таныдылар, хезмәткә мәхәббәт тәрбияләү серләренә өйрәттеләр. Төрле сорауларга җавап биргәндә җитезлекләрен күрсәттеләр.