Большекукморская сельская библиотека - филиал № 8

Тормыш матурлыгы өлкәннәрдә

4 октябрь көнне Зур Кукмара авылы мәдәният йортында өлкәннәр көне уңаеннан "Тормыш матурлыгы өлкәннәрдә" дигән бәйрәм кичәсе үтте. Бәйрәмгә килгән өлкәннәребезне клубның фойесында чәй өстәле белән каршы алдык. Чәйдән соң өлкәннәребез хөрмәтенә бәйрәм концерты күрсәтелде.