“Тукайны яратабыз”.
22 апрель көнне "Бәләкәч" балалар бакчасына йөрүче балалар белән "Тукайны яратабыз" дигән темага викторина үткәрелде. Балалар белән "Шүрәле", "Су анасы" әкиятләре, "Кызыклы шәкерт", "Бала белән күбәләк" һ б. шигырьләре искә төшерелде. Г. Тукайның әсәрләре буенча сорауларга җаваплар бирелде, уеннар уйналды, табышмаклар әйтелде.