Тыныч булсын күгебез
4 май көнне "Балаларга сугыш турында укыйбыз" дигән акция уңаеннан "Тыныч булсын күгебез" дигән темага кичә үткәрелде. Әлеге кичәдә балаларга сугыш сүзенең ни дәрәҗәдә куркыныч икәнлеге аңлатылды. Балаларны яшьлекләре, балачаклары сугыш елларына туры килгән, авыр еллар кичеп тә, тормыштан ямь табып яши белгән, күңел күтәренкелеген югалтмаган авылыбызның өлкән буын вәкилләре белән таныштырдык, сугыш ветераннары турында истәлекләр белән таныштык. Аларның сугыш кырында күрсәткән батырлыкларын "Авылыбыз ветераннары" дигән альбомнан укыдык. М. Җәлилнең "Кызыл ромашка", "Сандугач белән чишмә", "Вәхшәт" кебек әсәрләрен искә төшердек.