Җиңү көне- дөньяның яңадан туган көне
Зур Кукмара мәдәният йортында Бөек Җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан "Җиңү көне- дөньяның яңадан туган көне" дип исемләнгән бәйрәм концерты үтте. Концертта "Сәйлән" җыр һәм бию төркемнәре һәм авылыбызның үзешчәннәре катнашты. Бәйрәм концерты сугыш темасына язылган шигырьләр, җырлар белән үрелеп барды.