Большекукморская сельская библиотека - филиал № 8

Тукайлы яз

Зур Кукмара мәдәният йортында яраткан шагыйребез- Г. Тукайның туган көне уңаеннан "Тукайлы яз" дигән шигырь бәйрәме үтте. Бәйрәмгә "Шатлык" һәм "Бәләкәч" балалар бакчасына йөрүче балалар чакырылды. Аларны мәдәният йорты каршында Су анасы һәм Шүрәле каршы алды. Шулай ук балаларга "Тукай- безнең күңелләрдә" дигән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде, тормыш юлы турында мәгълүмат бирелде. Бәйрәмебезне "Бәйрәм бүген" дигән җыр белән башлап җибәрдек. Шигырь бәйрәме кызыклы уеннар белән үрелеп барды.Һәр бала бик матур итеп шигырь сөйләде, уеннарда теләп катнашты, сорауларга дөрес итеп җавап бирде. Барлыгы 40 бала катнашты.