Л.Н. Толстой “Арыслан белән эт”
20 апрель көнне "Библиосумерки" акциясе уңаеннан Зур Кукмара авылы китапханәсендә Л. Н. Толстой иҗаты буенча шәфкатьлелек дәресе үтте. Дәресебезнең төп максаты Л.Н. Толстойның тормыш юлы, иҗаты турында кыскача мәгълүмат бирү, "Арыслан белән эт" әсәре белән танышу, анализлау, кешеләргә, хайваннарга карата шәфкатьлелек хисе тәрбияләү.
Дәресебезне Л.Н. Толстой иҗатына багышланган "Человек, мыслитель, писатель"дигән китап күргәзмәсе белән башладык. Укучыларга Л.Н. Толстойның тормыш юлы һәм иҗаты турында мәгълүмат бирелде һәм "Арыслан белән эт дигән хикәясе белән таныштык. Хикәяне без кино форматында укыдык. Әлеге кызганыч һәм тетрәндергеч хикәяәукучыларга бик ошады. Хикәяне укыгач, андагы геройлар, аларның үз- үзләренең тотышы, эшләгән эшләре турында сорауларга җавап бирдек. Дәресебез ахырында хикәядәге кешеләр кебек явыз булмаска, бер- беребезгә, тирә- юньдәгеләргә, кошларга, хайваннарга мәрхәмәтле, игелекле булырга, аларны яратырга кирәклеге әйтелде. Барлыгы 16 укучы катнашты.