Хуш киләсез кошкайлар
2 апрель көнне Зур Кукмара мәдәният йортында Халыкара кошлар көне уңаеннан "Хуш киләсез кошкайлар" дигән темага викторина үтте. Укучыларга кошлар турында, аларны ничек итеп сакларга, якларга кирәклеге турында мәгълүмат бирелде. Җылы яктан кайтучы кошларыбызны каршы алу серләренә өйрәндек. Кошларыбыз турында табышмаклар әйтелде, әйтемнәр искә төшерелде, кызыклы уеннар уйнадык. Укучылар ясап килгән рәсемнәргә урыннар чыгарылды. Викторина матур шигырьләр белән үрелеп барды, бәйрәмебез чәй табыны янында дәвам итте.