Яшьлегеңне агулама
Зур Кукмара мәдәният йортында 30 март көнне яшьләр белән берлектә "Яшьлегеңне агулама" дигән темага түгәрәк өстәл үтте. Соңгы вакытта мәктәп яшендәге балалар арасында начар гадәтләргә өйрәнеп китүчеләр булуы беркем өчен дәсер түгел. Әлеге максатларны күздә тотып, яшүсмерләр белән начар гадәтләрне булдырмау, эчкечелек һәм тәмәке тартуның ни дәрәҗәдә кеше организмына зыянлы икәне турында аңлату эшләре алып барылды. Шулай ук яшьләргә һәр җирдә сак һәм игътибарлы булырга кирәклеге дә әйтелде, куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштырылды.