Большекукморская сельская библиотека - филиал № 8

Халкыбызның игелекле улы

Зур Кукмара авылы китапханәсендә 26 март көнне язучы Р. Батуллага 80 яшь тулу уңаеннан "Халкыбызның игелекле улы" дигән темага әңгәмә үтте. Укучыларга Р. Батулланың тормыш юлы һәм иҗаты сөйләнде, китапларына күзәтү ясалды. "Алып батыр маҗаралары" дигән китабындагы әкиятләре укылды.